ҖИҢҮ КӨНЕ

Сания ӘХМӘТҖАНОВА тәрҗемәсе

Җиңү көне, ул бик еракта иде, 
Тик өмет күмердәй сыкрап сүнмәде.
Утлы көлдән калкып кабындык кына
Бу көнне без якынайту хакына.

Бөек җиңү көне, җанда чаткысы,
Бөек бәйрәм, чал чәчләрдә- яктысы,
Бөек шатлык, күзләрдә яшь тамчысы
Җиңү көне! Җиңү көне! Җиңү көне!

Көн һәм төннәр мәртен миче тынмады,
Ватан-ана керфеген дә йоммады.
Көн һәм төннәр антны ныгыттык кына
Бу көнне без якынайту хакына.

Бөек җиңү көне, җанда чаткысы,
Бөек бәйрәм, чал чәчләрдә- яктысы,
Бөек шатлык, күзләрдә яшь тамчысы
Җиңү көне! Җиңү көне! Җиңү көне!

Саумы, әнкәй, кайталмады кубебез,
Ялантәпи чык ярмабыз инде без.
Җәяү җиттек җирнең җиде чатына
Бу көнне без якынайту хакына.

Бөек җиңү көне, җанда чаткысы,
Бөек бәйрәм, чал чәчләрдә- яктысы,
Бөек шатлык, күзләрдә яшь тамчысы
Җиңү көне! Җиңү көне! Җиңү көне!

Бөек җиңү көне, җанда чаткысы,
Бөек бәйрәм, чал чәчләрдә- яктысы,
Бөек шатлык, күзләрдә яшь тамчысы
Җиңү көне! Җиңү көне! Җиңү көне!

Download